Дүсмәт авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында катнашкан 407 кешенең, тыл хезмәтчәннәренең исемнәрен мәңгеләштергән һәйкәлне ачу тантанасы булды. Аның өчен урынны 2019 елда ук сайлап куйган иделәр. 2022 елның августында беренче ташны салдылар. - Иҗади өлешне архитектор Рамил Минһаҗев үз өстенә алды, ә менә финанс чыгымнарын авыл халкы үзләре күтәрде - корылма үзара салым программасы буенча җыелган акчага төзелде. Ярдәмне шулай ук район җитәкчелеге, меценатлар да күрсәтте. Нәтиҗәдә һәйкәл дә, брусчаткадан салынган юллар да төзелде, машина кую урыннары да булдырылды, - дип сөйләде җирлек башлыгы Радик Ефимов. Сугыш елларында бу авылдан 198 кеше киткән, шуларның 97се исән-сау әйләнеп кайткан. Бүгенге көндә җирлектә 12 сугыш чоры баласы, 1 тыл хезмәтчәне исән . Барлыгы Комазан башында 56 йорт. Авыл зур түгел, ләкин ниди зур эшне башкарып чыктылар. Зиратларда да булдым, кешеләрдән сораштым. Тантанада катнашкан район башлыгы Анатолий Иванов Керәшен-Ерыкса халкына аерым соклануын белдерде. Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды. Быел авыл халкы үзара салым программасында тагын катнашты. Бу акчага күперне, юлларны ремонтлау планлаштырыла.