Нәфис Косметикс тыл хезмәтчәннәренә һәм Татарстан ветераннарына ун тонна көнкүреш химиясе бүләк итте

2023 елның 5 мае, җомга

Җиңү көне алдыннан Нәфис Косметикс республиканың алты районының тыл хезмәтчәннәренә һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарына көнкүреш химиясе җыелмаларын бүләк итте. Ел саен үткәрелә торган акциянең инициаторы булып Россия Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский чыгыш ясый.

Бүләкләрне Татарстанның Лаеш, Балык Бистәсе, Саба, Мамадыш районнары, шулай ук Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары халкы алды.

Бүләк комплектларына кер юу порошогы, сабын, чистарту чаралары һәм савыт-саба юу чаралары кергән. Җыелмаларның гомуми авырлыгы ун тонна тирәсе.

"Безнең районда тыл хезмәтчәннәре дә, Бөек Ватан сугышы ветераннары да яши. Без аларның батырлыгын, хезмәтләрен, Җиңүгә керткән өлешләрен хәтерлибез һәм хөрмәт итәбез. Әлбәттә, аларның һәрберсе зур игътибарга һәм кайгыртуга лаек. Нәфис Косметикска традицион акцияләре һәм ветераннарыбызга зур ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәм»,- диде Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов.

Исегезгә төшерәбез, Нәфис Косметикс тыл хезмәтчәннәренә һәм Татарстан районнары ветераннарына 16 ел инде үз җитештерүенең көнкүреш химиясен бүләк итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International