Мамадышта дүртенче чакырылыш Мамадыш муниципаль районы Советының XXI утырышы узды.
Мамадышта дүртенче чакырылыш Мамадыш муниципаль районы Советының XXI утырышы узды. Депутатлар бюджет, Эчке эшләр министрлыгы эшчәнлегенә, муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүгә кагылышлы актуаль мәсьәләләрне карадылар.
Мамадыш районы башкарма комитеты җитәкчесе Олег Павлов демографик вәзгыять турында доклад белән чыгыш ясады.
Мамадыш районында үлем саны туудан күпкә артыграк. Мондый тенденция 1988 елдан бирле күзәтелә. 2022 елда халык санының табигый кимүе 610 кеше тәшкил итте, ә 303 бала туды, - дип хәбәр итте Олег Павлов.
Ул районда аерылышулар саны артуын билгеләп үтте. ЗАГСның җирле бүлеге мәгълүматларына караганда, 2023 елның беренче кварталында 19 гаилә таркалган. Шул ук вакытта 20 пар үз мөнәсәбәтләрен законлаштыра.
"Безнең эшчәнлекнең өстенлекле юнәлеше-демографик вәзгыятьне яхшырту, яңа эш урыннары булдыру, районга яшь белгечләрне җәлеп итү. Моның өчен «Вятка» сәнәгать паркын җитештерү объектлары белән тутырырга, районга теркәлгән, әмма районнан читтә яшәүче якташларны җәлеп итәргә кирәк,» - дип белдерде Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов.
Район башлыгы , авыл җирлегенә яшь белгечләрне җәлеп итү эше дәвам итәчген ассысыклап үтте. Моның өчен торак шартларын яхшырту һәм акча белән стимуллаштыруның яңа механизмнарын кертү күздз тотыла.