Мамадыш районы администрациясе хезмәткәрләре бөтенроссия өмәсе кысаларында кабат өмәгә чыктылар.
2023 елның 20 апрелендә, Мамадыш районы администрациясе хезмәткәрләре гадәттәге эшләрен вакытлыча икенче урынга куеп, бөтенроссия өмәсе кысаларында кабат өмәгә чыктылар. Алар спирт заводы артындагы яр буенда һәм Нократ елгасы ярында чисталык урнаштыралар.
"Чиста, төзек һәм матур районда яшәү-барыбызның да теләге һәм бер үк вакытта бурычы. Барыбыз бергә эшләсәк, без нинди нәтиҗәгә ирешә алыр идек. Шәһәр территориясендә өмәләрдә катнашучы барлык мамадышлыларга рәхмәт белдерәбез. Читтә калмавыгыз һәм шәһәребезне чистарак, уңайлырак итүегез өчен рәхмәт", - диләр катнашучылар.
Экологик икеайлык дәвамында шәһәр һәм район территориясендә өмәләр даими рәвештә үткәреләчәк, Район халкын өмәгә чакырабыз.