Мамадыш студентлары «Вятка» сәнәгать паркында булдылар

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

«Мамадыш политехника көллияте» дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесенең 100 гә якын студенты «Вятка» сәнәгать паркында булды. Экскурсияне Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов үзе үткәрде. Булачак белгечләргә мәйданчык предприятиеләрендә эшләү шартлары, шулай ук үз эшеңне башлап  җибәрүнең өстенлекләре турында сөйләделәр. «Вятка» сәнәгать паркы - сәнәгатьнең төрле тармакларында нәтиҗәле югары технологияле производстволар урнаштыру өчен заманча мәйданчык. Хәзерге вакытта монда  15 резидент теркәлгән, шуларның 6сы уңышлы гына эшләп килә, 4 эшкуарның проектлары әзерлек стадиясендә, калган 5 инвестор җир участокларын рәсмиләштергән һәм ачылуга әзерлек эшләре алып бара. Мамадыш студентларына бүген мәйданчыкның берьюлы өч алдынгы предприятиесен күрсәттеләр: «МЕКРАРУС» һәм «Экспедишин» ширкәтләре, шулай ук «Мамадыш пыяла компаниясе» ҖЧҖ.

Беренче ике заводта йөк һәм коммерция транспорты өчен автокомпонентлар, көзгеләр, утыргычлар һәм башка комплектлау әйберләре җитештерәләр. Хәзерге вакытта биредә 40 кеше эшли, якын арада тагын 30 белгеч җыячаклар. Минималь хезмәт хакы 40 мең сум тәшкил итә, иң яхшы хезмәткәрләр айлык 80 мең сум ала. Студентларга сөйләгәнчә, хәзер «Вятка» сәнәгать паркында гранит эшкәртү предприятиесе һәм картон-кәгазь фабрикасы ачылыр дип көтелә. Оешма җитәкчеләре инде хезмәткәрләр җыю турында уйлана. Кирәкле квалификация булмаган очракта кандидатларны урында укытачаклар. «Вятка» сәнәгать паркында үз производствосын ачу өчен барлык шартлар да тудырылган. Парк резидентлары транспорт һәм мөлкәти салымнарны түләүдән азат ителә, кулланылган электр энергиясе өчен чыгымнар өлешен каплауга хокуклы. Шулай ук эшкуарлар түбән ставкалы субсидияләр һәм микрозаймнар алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International