Мамадыш районына эш сәфәре белән Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров килде

2023 елның 24 марты, җомга

Бүген Мамадыш районына эш сәфәре белән Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров килде. Ул “Мамадыш урманчылыгы” ДКУ һәм “Мамадыш урман хуҗалыгы” ДБУ, “Кама урманчылыгы” ДКУ һәм “Кама урман хуҗалыгы” ДБУнең 2022 елдагы эшенә йомгак ясау буенча киңәшмә үткәрде, шулай ук киләсе 2023 елга планнар билгеләде һәм янгын куркынычы янаган чорга  һәм урман культуралары сезонына әзерләнүне билгеләде. Утырыш Мамадыш шәһәрендә хакимият бинасында узды, анда муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов, ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләре һәм белгечләре, район башкарма комитеты вәкилләре, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.“Урманнарны саклау, яклау һәм яңадан үстерү эшләре комплексын үтәүгә һәм агымдагы елга бурычлар турында” төп докладлар белән “Мамадыш урманчылыгы” ДКУ җитәкче-урманчысы Әхәт Хәсәнов һәм “Кама урманчылыгы” ДКУ җитәкче-урманчысы Альберт Шамилов чыгыш ясады. Киңәшмәгә йомгак ясап, министр Равил Кузюров белгечләргә урман фонды җирләрен псаклауга, урманнарны янгынга каршы әзерләү буенча чаралар комплексын үтәүгә бәйле берничә йөкләмә бирде, шулай ук аеруча тырыш хезмәткәрләрне бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International