Бу сезонның соңгы сәүдәсе 25 мартта шәһәрнең үзәк мәйданында узачак. Аны районның барлык авыл җирлекләре оештыра, шулай ук сәүдә рәтләрен шәһәр предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр, крестьян-фермер хуҗалыклары биләячәк.Традицион рәвештә сәүдә нокталары үз эшләрен 7.00 сәгатьтә башлаячак.