Мамадышта милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган турнир узды
Ярышларда Мамадыш районының 7 гомуми белем бирү мәктәбе командасы катнашты.
2023 елның 10 мартында «Олимп» урта мәктәбе базасында 2009-2010 елларда туган егетләр арасында волейбол буенча Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган турнир узды.
Ярышларда Мамадыш районы һәм Мамадыш шәһәренең 7 гомуми белем бирү мәктәбе командасы катнашты.
Турнир нәтиҗәләре буенча түбәндәге җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде:
1 урын-МСОШ 4
2 урын Лицей 2
3 урын - Тавель урта гомуми белем бирү мәктәбе
Командалар медальләр һәм тиешле дәрәҗәдәге грамоталар белән бүләкләнәләр.