Бүген район муниципалитеты бинасында запаста булган гражданнарны исәпкә алу һәм броньлау буенча инструкторлык-методик дәрес узды.

2023 елның 10 марты, җомга

Мамадыш муниципаль районының мобилизацион әзерлек планы нигезендә ел саен муниципаль районда запаста булган гражданнарны беренчел хәрби исәпкә алу һәм броньлау буенча эш алып баручы предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр һәм авыл җирлекләре вазыйфаи затлары белән хәрби исәпкә алу һәм броньлауга йомгак ясала.

Бүген район муниципалитеты бинасында запаста булган гражданнарны исәпкә алу һәм броньлау буенча инструкторлык-методик дәрес узды. Аны Мамадыш муниципаль районы башлыгының мобилизация эше буенча ярдәмчесе Хәниф Сабиров үткәрде. Чара Мамадыш районы буенча Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты бүлегенең бүлек башлыгы Рәдиф Хисмәтов, гражданнарны броньлау өчен җаваплы оешма, учреждение, предприятие белгечләре, авыл җирлекләре секретарьлары катнашында узды.

Шулай ук 2022 елда «запаста булган гражданнарны хәрби исәпкә алуны һәм броньлауны иң яхшы оештыру» район смотр-конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләр Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International