Роспотребнадзор: Качману бәйрәме чорында санитар-эпидемиологик иминлек контроле

2023 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Роспотребнадзор хәбәр иткәнчә, Качману алдыннан бәкеләрдән, коену урынннарыннан суның пробаларын һәм лаборатория тикшеренүләрен алу буенча эш башкарылган. Сайлап алынган пробаларның 80%тан артыгы гигиена нормативларына туры килә. Россиялеләр арасында Качмануда бәкедә коену ул традициягә әверелде. 18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә  күпләр сәламәтлекләре торышын исәпкә алмыйча, массакүләм рәвештә бозлы суга чумалар. Мондый "экстремаль" чыныгуның һәркемгә дә файдалы түгеллеге турында онытмаска кирәк. Күпләр, әле үзләре белән бозлы суда коенуга балаларын да алып бара. Балалар тормышы өчен  бу куркыныч булырга мөмкин. Чөнки әле аларның организмы мондый чыныгуга әзер түгел.

 Күпьеллык статистика буенча, Качманудан соң беренче тәүлектә хастаханәләрдә инфаркт һәм инсульт кичергән пациентлар саны арта.

Су коену алдыннан табиб белән киңәшергә кирәклеге турында онытмагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International