Мамадышта производствода имгәнүләрне профилактикалау буенча семинар узды

2025 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Мамадышта «Производствода травматизмны профилактикалау»темасына семинар узды. Чарада оешма җитәкчеләре, районның авыл җирлекләре башлыклары һәм хезмәтне саклау белгечләре катнашты.

Доклад белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының саклау бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Гөлназ Запарова, «Казан-Восток-Сервис» ҖЧҖ продукциясен сату бүлеге башлыгы Елена Дятлова чыгыш ясадылар. Эш урыннарында куркынычсызлыкны арттыру өчен инновацион чишелешләр тәкъдим итеп Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминият фондының Татарстан Республикасы бүлегенең һөнәри хәвеф-хәтәрләрне иминиятләштерүне оештыру идарәсе башлыгы Наталья Тарасова чыгыш ясады. Катнашучылар Имин хезмәт шартлары булдыруның төп аспектлары, хезмәтне саклау турындагы законнардагы үзгәрешләр, һөнәри куркынычлар белән идарә итү, индивидуаль яклау чараларын бирүнең бердәм типовой нормаларына күчү, шулай ук хезмәтне саклау буенча электрон мәгълүмат ресурслары турында фикер алыштылар.

Семинар Мамадыш районы җитәкчеләренә һәм белгечләренә актуаль сорауларга җавап алу мөмкинлеге бирде. Чара азагында катнашучылар сертификатлар һәм белешмәләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International