Мамадышта «Беренчеләр хәрәкәте» җирле бүлекчәсенең конференциясе узды

2025 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе

Мамадыш районында «Беренчеләр хәрәкәте»г омумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәте җирле бүлекчәсенең  конференциясе узды. Чарага районның активистлары -мәктәп укучылары, хәрәкәт лидерлары, директор киңәшчеләре җыелды.

Конференциядә яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе урынбасары Фәргать Мозаффаров һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлнара Мартынова катнашты. Чараның программасы бай һәм нәтиҗәле булды:

Йомгаклау һәм планнар: җирле бүлекчә Советы рәисе Олег Рылов башкарылган эшләр һәм хәрәкәтнең төп юнәлешләре буенча проектларны гамәлгә ашыру турында хисап тотты.

Эштә тәҗрибә: муниципаль районның беренчеләр Советы рәисе Чулпан Исхакова җирле бүлекчәнең уңышлы эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, ә Тәкәнеш мәктәбенең беренчеләр Советы Рәисе Самира Рәхимова һәм Тауиле мәктәбеннән Эдуард Крапивин активистларның ел дәвамында башкарылган эшләре турында сөйләделәр.,

Иң яхшы бүләкләр: беренчел бүлекләр эшендә үзләрен күрсәткән укучыларны, шулай ук хәрәкәтнең федераль һәм төбәк проектларында актив катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды.

Яңа лидер: беренче җирле бүлекчә Советының яңа рәисен сайлау Конференциянең мөһим вакыйгасы булды. Аның өчен 33 делегат тавыш биргән Даниил Мутолапов сайланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International