Казанда "Мамадыш" һинд чәен тәкъдир итү булды

2025 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе

Казанда «TIME: Россия-Һиндстан» беренче бизнес — форумы кысаларында "Мамадыш" Һинд чәен тәкъдир итү булды.  Бу хакта РФ Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, элек Мамадышта чәй тутыру цехы ачарга ниятләгән инвесторлар проектны уңышлы гамәлгә ашыралар һәм үз өсләренә алган йөкләмәләрен үтиләр. Анатолий Петрович билгеләп үткәнчә, нибары дүрт ай эчендә — агымдагы елның июненнән — шактый күләмдә эш башкарылган: җитештерү биналарын ремонтлау тәмамланган, җиһазлар кайтарылган һәм монтажланган. Якын арада шәһәргә линияне эшләтеп җибәрү һәм технологик процессны көйләү өчен Һиндстаннан белгечләр киләчәк. Депутат сүзләренчә, «Мамадыш» чәен чыгару җирле производствоны үстерүдә мөһим этап булачак һәм продуктны киң кулланучылар даирәсенә аңлаешлы итәргә мөмкинлек бирәчәк. Яңа продуктны сату һәм дегустацияләү башлану датасы турында өстәмә хәбәр ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International