Мамадышта Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты кубогының VIII финал уеннары уза

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

Мамадышта Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты кубогының VIII финал уеннары уза. Бүген Мамадышта республиканың сәнәгать предприятиеләре һәм авыл муниципаль районнары арасында Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты кубогының VIII финал уеннары уза. Ярышларны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов катнашты.

Финалда "Татнефть" ГАҖ, Әлмәт шәһәре, «ТАНЕКО» АҖ, Түбән Кама шәһәре, «Татхимфармпрепараты» АҖ, Казан шәһәре, «ПОЗИС» АҖ, Мамадыш, Саба, Алексеевск, Актаныш районнары командалары катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International