«Мамадыш-ТКХ» ҖЧҖ хезмәткәрләре шәһәрне яшелләндерү эшләренә керештеләр. Быел чәчәк утырту кампаниясе кысаларында 29 мең үсенте утырту планлаштырыла. Җәй көне Мамадыш урамнарын петуния, цинерария, бәрхет һәм сальвия чәчәкләре бизәячәк.
Беренче чәчәкләр Совет урамында пәйда булды инде.
Бу сезонның төп үзгәреше-яңа локацияләр. Клумбаларны шәһәргә кергәндә, шулай ук тау чаңгысы базасы янындагы боҗрада да утыртачаклар. Яшелләндерүчеләр фикеренчә, муниципаль район кунакларын бәрхет һәм сальвия чәчәкләре каршыласа, бигрәк тә матур булачак. Чөнки алар озак чәчәк аталар, шиңмиләр.
Шәһәрдә чәчәкләр утыртуны киләсе атнада тәмамларга планлаштыралар.