Нәтиҗәләр 2021 елның 1 кварталындагы эш нәтиҗәләре буенча ясалды. Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча бүлегенең өлкән участок уполномоченные Мөхәммәтдинов Алмаз Рәүф улы 2021 елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында иң яхшы участок инспекторы дип табылды. Аны ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе ветераннар советы рәисе Иван Гафуров бүләкләде, Алмаз Рәүф улына вымпел һәм акчалата сертификат тапшырды.
Эчке эшләр органнарында 6 ел хезмәт итә. Аның административ участогы-Омар, Югары Ушма, Түбән Ушма, Красная Горка авыл җирлекләре. Участокта 2 оешма, 7 уку йорты, 7 сәүдә ноктасы, 1094 шәхси йорт урнашкан. Барлыгы 3054 кеше яши, шуларның 53е профилактик исәптә тора.
Тулырак мәгълүмат: http://mamadysh-rt.ru/news/persona/mamadyshskiy-politseyskiy-stal-luchshim-uchastkovym-respubliki-tatarstan