Бүген террорчылыкка каршы комиссиянең киңәйтелгән утырышы булды

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

Бүген террорчылыкка каршы комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды, аның барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның күрсәтмәләре белән таныштылар, шулай ук халыкның иминлеген тәэмин итү буенча үз инициативалары турында фикер алыштылар.

Район башлыгы Анатолий Иванов утырышта катнашучыларның игътибарын мәктәп һәм балалар бакчаларына гына түгел, кешеләр күпләп була торган барлык учреждениеләргә дә керү режимын контрольдә тотуны көчәйтергә кирәклеген ассызыклады. Кыска вакыт эчендә хәбәр итү системаларының, хәвеф төймәләренең төзеклеген тикшерергә кирәк булачак.

Техник мәсьәләләр белән генә чикләнү ярамый. Терроризмны вакытында кисәтү мөһим. Район башлыгы чираттагы тапкыр яшьләрне рухи-әхлакый тәрбияләүгә басым ясады. Ул «Тормыш дәресләренә» мөмкин кадәр җитди карарга, мәктәп психологларының эш нәтиҗәлелеген бәяләргә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International