Яшь гаиләләрне ТР Яшьләр эшләре министры белән туры эфирга чакырабыз

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

2021 елның 18 маенда 17.30 сәгатьтә Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча министры Фәттахов Дамир Илдус улы катнашында яшььләр гаиләләр өчен турыдан-туры эфир булачак. Бу эфир эшендә шулай ук яшь гаиләләр өчен торак программалары өлкәсендә экспертлар да катнашачак.

Видеоконференция кысаларында ZOOM платформасын кулланып түбәндәге темалар каралачак:

1. Татарстанда үз торакларын сатып алганда яшьләргә нинди дәүләт ярдәме күрсәтелергә мөмкин;

2. Катнашу өчен нинди шартлар бар һәм кая мөрәҗәгать итәргә;

3. Дәүләт ярдәмен алу өчен нинди документлар тапшырырга кирәк;

4. Турыдан-туры эфирда катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны спикерларга бирә алачаклар.

Турыдан-туры эфирда катнашучылар:

1. ТР Яшьләр эшләре министры Д. И. Фәттахов

2. ТР Яшьләр эшләре министрлыгы хезмәткәрләре

3. ТР Дәүләт торак фонды вәкилләре

4. Башкарма комитет җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре

5. Ярдәм алган яшь гаиләләр

6. Программада катнашырга теләгән яшь гаиләләр.

Муниципаль берәмлектә  туры эфир мәйданы итеп район Башкарма комитетының утырышлар залы билгеләнгән,  Мамадыш шәһәре М. Җәлил ур., 23/33 йорт. буенча урнашкан.

Катнашу өчен 2021 елның 17 маена кадәр эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр 3-31-30 телефон номеры (торакны исәпкә алу һәм бүлү секторы) буенча язылырга кирәк.

Шулай ук WatsApp 89393936832 номерына гариза җибәрергә мөмкин

Гаризада "ФИО һәм туган ел" ны язарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International