Бүген Мәңгелек ут янындагы мәйданда 4-нче номерлы шәһәр мәктәбе кадетларының тантаналы ант итүе булды. Чара ел саен Җиңү көне алдыннан үткәрелә. Быел антны 5 «б» сыйныфыннан 24 укучы кабул итте.
Тантаналы ант белән балаларны Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов котлады. "Бу антны сез безнең хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, әти-әниләрегез яшьтәшләрегез, дусларыгыз алдында кабул итәсез, алар бүген сезгә горурланып карыйлар. Үзегездә иң яхшы кешелек сыйфатларын тәрбияләгез. Исегездә тотыгыз, сез-кадетлар, башка укучылар сезгә тигезләнергә тиеш. Бүген кадет сыйныфы укучылары беренче таныклыкларын алдылар. Тантаналы анттан соң кадетлар ветераннар белән бергә Җиңү паркында Дан аллеясында агачлар утыртуда катнаштылар.
Сүз уңаеннан, кадетлар саны елдан-ел арта бара. Бүгенге көндә 4 нче мәктәптә 226 кадет белем ала.