Мамадышның медицина хезмәткәрләре сугыш ветеранын Җиңү көне белән котладылар

2021 елның 7 мае, җомга

Җиңү көне алдыннан Мамадыш РҮХ коллективы исеменнән баш табиб Дамир Хаҗиев, баш шәфкать туташы Галина Штукина Мамадыш районының бердәнбер сәламәтлек саклау ветераны-Шишмагаева Антонина Алексеевнаны бәйрәм белән котладылар. Рәхмәт сүзләре һәм ветеранга истәлекле бүләк тапшырылды. Җанлы әңгәмә вакытында Антонина Алексеевна үзенең хезмәттәшләрен, хастаханәдә эшләгән елларын шатланып искә алды. 1953 елда ул фронттан кайта, Каргалы авылында медпунктта, Мамадыш шәһәренең балалар йортында эшли. Берничә айдан Мамадыш район хастаханәсенең хирургия бүлегенә күчерелә, анда 1980 елга кадәр пенсиягә чыкканчы эшли.

Антонина Васильевна үзенең тормыш юлы, Медицина белемнәре турында бик теләп уртаклаша,  шаяртып та ала әле. Шунысы куанычлы, үзенең тормыш юлында шулкадәр күпне кичергән ветеран күңел күтәренкелеген, акыл ачыклыгын, тормышка мәхаббәтен саклап калган.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International