Интернет-кибеттә сатып алынган һәм түләнгән товарны китермәгән очракта сатып алучыга киңәшлэр

2021 елның 7 мае, җомга

1. Барлык сатып алучыларның игътибарын шуңа юнәлтәбез: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Законның 23.1 статьясы нигезендә, сату-алу килешүе кулланучының товарга алдан түләү бурычын күздә тоткан, товарны кулланучыга тапшыру срогы турында шарт булырга тиеш. Әгәр товар вакытында тапшырылмаган икән, кулланучы түләнгән товарны билгеләнгән яңа срокта тапшырылуын яки сатучы тарафыннан тапшырылмаган товарга алдан түләү суммасын кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Әгәр илтеп тапшыру вакыты телдән әйтелгән булса, бу бурыч нигезле срокта яки сатып алучы тарафыннан искә төшерелгәннән соң 7 көн эчендә үтәлә. Үз хокукларыгыздан файдаланыгыз һәм сатучыга телефоннан шалтыратыгыз яки электрон хат җибәрегез, бәлки, хәл санаулы сәгатьләрдә яки көннәрдә хәл ителер.

2. Әгәр телдән сөйләшүләр нәтиҗәгә китермәсә, сатучыга язмача дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Претензия формасын Интернет челтәрендә таба яки кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы порталында (ресурс адресы: http://tatzpp.ru) урнаштырылган шаблоннан файдалана аласыз. Сатучыга үз проблемагызны аңлатырга һәм сатучы белән килешүгә, Россия законнарына таянып, мәсьәләне хәл итәргә тырышырга.

3. Сатучы белән проблеманы хәл итә алмасагыз да, закон сезнең якта, исегездә тотыгыз, 10 очракның 8ендә судка мөрәҗәгать итү уңай нәтиҗәгә китерә. Товарларны дистанцион ысул белән сату кагыйдәләре нигезендә, Интернет челтәрендәге теләсә кайсы сатучы сатып алучыга үзенең адресы (урнашу урыны) һәм тулы фирма исеме турында мәгълүмат бирергә тиеш.

Интернет кибет ассортиментын өйрәнгән вакытта ук сатучы турындагы мәгълүматка игътибар итегез.

Сезгә файдалы сатып алулар телибез!

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International