Россия Пенсия фонды сайтындагы тавыш ассистенты хезмәтләреннән файдаланыгыз

2021 елның 4 мае, сишәмбе

Хәзер Россия Пенсия фондының www.pfr.gov.ru  рәсми сайтында басылган барлык материалларын гражданнар укып бару гына түгел, тыңлый да алалар. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан  бүлекчәсе хәбәр итә. Бу мөмкинлек начар күрүчеләр һәм текстны электрон  җайланма экраннары аша авыр кабул итүчеләр өчен уңайлы.

Текстны тавышлы итеп ишетү өчен түбәндәгеләрне башкарырга кирәк:

“Начар күрүчеләр өчен” дигән менюны ачарга, моның өчен битнең өске өлешендәге “АА” кнопкасына басырга;

  • Текстның үзегезне кызыксындырган фрагментын билгеләргә;
  • “Яңгыратырга” (►) кнопкасына басырга.

Тавыш ассистенты сөйләм барышын туктатырга, билгеләнгән текстны кабаттан тыңларга мөмкинлек бирә, яңалыкларны һәм тематик мәкаләләрне генә түгел, кыска текстларны да (сайт бүлекләре исемнәрен, битләр тәртибен һ.б.) тавыш белән ишеттерә.

Аерым очракларда компьютерга урнаштырылган браузер яки антивирус тавыш ассистенты эшен туктатырга мөмкин. Мондый күренешне булдырмау өчен браузер һәм антивирус дөрес көйләнгән булырга тиеш, Пенсия фонды сайты өчен кисәтүсез барлыкка килә торган тәрәзләр блокировкасын сүндереп куярга кирәк.

Россия Пенсия фонды сайтындагы сервислар һәм Дәүләт хезмәтләреннән файдаланып, пенсион һәм социаль тәэмин ителеш хакында актуаль мәгълүматлар алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International