Мамадышлылар Бүген "Җиңү диктанты" яздылар»

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген 80 илдән 1,7 миллион кеше «Җиңү диктанты»язуда катнашты. «Җиңү диктанты» акциясе - Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына тарихи диктант. Мамадышта чара ике мәйданчыкта узды: шәһәрнең 1нче мәктәбендә һәм 2нче лицейда. Акциядә катнашучыларны район башлыгы Анатолий Иванов сәламләде. Беренче мәктәптә Җиңү диктантын 50 кеше язды. 2 нче лицейда 60 кеше парта артына утырдылар. Нигездә, алар 10 һәм 11 сыйныф укучылары. Тарих белән кызыксынучылар һәм бу фән буенча бердәм дәүләт имтиханы тапшырырга планлаштыручылар иде. Шулай ук диктантны районның тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары язды, - дип аңлаттылар мәгариф учреждениесендә. Теләге булган һәркем акциягә кушыла һәм онлайн диктант яза ала. Сайтта https://диктантпобеды.рф узу өчен кулланма урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International