Мамадыш районында депутатлар ярдәме белән тагын ике шахмат зонасы ачылды

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Кече Сон һәм Югары Сон мәктәпләрендә шахмат зоналары ачылды. Мәгариф оешмаларында шахмат мәйданчыклары булдыру проекты «Мәгариф» илкүләм проекты ярдәмендә тормышка ашырыла.

Ачу тантанасы Сон авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәлахов катнашында узды. Шахмат уйнау өчен барлык кирәкле әйберләрне җирлек Советы депутатлары Мансур Сәлахов, Гасан Хазбулатов, Әхлетдин Сәлахетдинов бүләк иттеләр.

Бүгенге көндә шахмат зоналары районның егерме дүрт мәктәбендә эшли. Моңа кадәр өч мәктәптә — Җәнлек совхозы, Красная Горка, Мамадыш шәһәренең 3 нче урта мәктәбендә— 2019 һәм 2020 елларда Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында «Үсеш ноктасы» функциональ зоналарын булдыру вакытында ачылган иде.

Ел ахырына шахмат территорияләре Мамадыш районының 32 белем бирү учреждениесендә барлыкка киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International