Җиңү көне алдыннан Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлады. Анатолий Петрович Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләк пакетлар һәм котлау открыткалары тапшырды. Бүген район башлыгы Бөек Ватан сугышында катнашучыларны Мария Григорьевна Еремина һәм Галимулла Шәрифулла улы Нәбиуллинны котлады. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүләкләр район территориясендә яшәүче барлык сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә тапшырылачак.