Бүген Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов район халкы белән очрашты һәм аларның мөрәҗәгатьләре буенча фикер алышты. Очрашуны Татарстанда «Бердәм Россия» оештырган идее, ул Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча оператив үзәкнең күчмә эше кысаларында узды.
"Бу бик мөһим эш. Елына мин 250гә якын кешене кабул итәм. Мөрәҗәгатьләрнең 90% ы чишелеш таба. Хәзер без хезмәттәшлекнең яңа форматы белән танышабыз. Гражданнарны ачык кабул итү бер кешенең генә түгел, ә берьюлы - охшаш мәсьәләләр һәм проблемалар булган бер төркем кешеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерергә мөмкинлек бирәчәк", - дип билгеләп үтте Анатолий Иванов.
Сораулар белән район башлыгына төрле категория гражданнар мөрәҗәгать итте. Гаиләләрне торак өлкәсе, бизнесменнарны - «Вятка» сәнәгать мәйданчыгы перспективалары кызыксындыра, пенсионерлар «Забота» тернәкләндерү үзәге хезмәтләре исемлеген киңәйтергә хыяллана, мәктәпкәчә яшьтәге балалар логопедларга мохтаҗ. Барлык мөрәҗәгатьләр беркетмәгә кертелде һәм белгечләр аларны эшкәртү белән шөгыльләнәчәк.
Оператив үзәк гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрне җыю, анализлау, координацияләү һәм комплекслы тикшерү өчен «Бердәм Россия» тарафыннан оештырылды. Ул һәр татарстанлының запрослары һәм проблемалары белән эшләргә мөмкинлек бирәчәк .
Оператив үзәк эше кысаларында партиянең гамәлдәге депутатлары экспертлар, хакимият органнары җитәкчеләре, актив татарстанлылар белән даими очрашулар уздырачак. Муниципаль район башлыклары халык белән очрашачак, алар белән актуаль проблемалар һәм төрле темалар буенча фикер алышачак.
Беренче булып муниципаль дәрәҗәдә яшәүчеләр белән очрашуны Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов уздырды.