Мамадышта Чернобыль авариясен ликвидацияләүчеләрне искә алдылар

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

26 апрель-Чернобыль һәлакәте турында халыкара Хәтер көне.

1986 елның 26 апрелендә 20 гасырның иң зур техноген катастрофасы - Чернобыль АЭСНЫҢ 4 нче реакторында авария була, нәтиҗәдә реакторның актив зонасы тулысынча җимерелә, энергоблок бинасы өлешчә җимерелә, радиоактив материаллар атмосферага чыгарыла.

Аварияне бетерүдә 800 меңнән артык хәрби һәм ирекле кеше, шул исәптән 62 мамадышлы катнашты. 31 кеше вафат булган инде.

Бүген Мамадыш үзәгендә чернобыльчеләр аллеясында Чернобыль фаҗигасенең 35 еллыгына багышланган митинг узды.

Ликвидаторларга рәхмәт сүзләрен Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов җиткерде. Шуннан соң бүләкләү тантанасын уздырды.

Чара Чернобыль АЭСындагы авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар һәйкәленә чәчәкләр һәм веноклар салу белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International