26 апрельдән 2 майга кадәр-Европа иммунизация атнасы

2021 елның 23 апреле, җомга

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы буенча Европада, шул исәптән Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында, 26 апрельдән 2 майга кадәр Европа иммунизация атнасы үткәрелә.

Европа иммунизация атналыгының төп максаты – йогышлы авыруларны кисәтүдә иммунизациянең мөһимлеге турында халыкның белем дәрәҗәсен күтәрү.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вакцинациядән баш тартуны сугышлар, табигать пычрану, климат үзгәрү, диабет, яман шеш кебек кеше сәламәтлегенә глобаль янауларны аерып чыгара. Иммунизация ел саен дифтерия, коклюш һ.б. авырулардан 2-3 миллион үлемне булдырмый калырга мөмкинлек бирә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, халыкның эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өчен, халыкның планлы иммунизация белән колачлау дәрәҗәсе кимендә 95% тәшкил итәргә тиеш.

Прививкалардан баш тарту конкрет кешенең сәламәтлегенә генә түгел, ә аның якыннарныа дә куркыныч тудыра. Түбән иммунитетлы кешеләр (кечкенә балалар, өлкән кешеләр, хроник авырулар булган затлар, йөкле хатын-кызлар) өчен вакцинациядән баш тарту аеруча куркыныч, чөнки алар бактерияләр һәм вируслар алдында аеруча якланмаган.

Бүгенге көндә вакциналаштыру – сәламәтлекне саклауның иң нәтиҗәле механизмы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International