Татарстанлылар 2022 елда төзекләндерү өчен ишегалларны һәм иҗтимагый киңлекләрне сайлаячаклар

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

26 апрельдә Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында 2022 елда төзекләндереләчәк объектлар өчен тавыш бирү башлана. Хәзер, җәмәгать киңлекләреннән тыш, республика халкы «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында реконструкцияләнәчәк топ-200 ишегалдын билгели, шулай ук Казансу елгасын үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында өстенлекләрне сайлый алачак. Иң күп тавыш җыйган иҗтимагый киңлекләр һәр районда «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» Федераль программасы буенча төзекләндереләчәк, ә менә ишегалларын сайлаганда, муниципаль берәмлекләрдә яшәүчеләрнең активлыгы һәм якын-тирә күпфатирлы йортларда яшәүчеләр саны исәпкә алыначак. Тавыш бирү механизмы бик гади: гражданин үз муниципаль районын сайларга, киләсе адым – аның фикеренчә, аларны төзекләндерергә кирәк булган җәмәгать мәйданы һәм ишегалды өчен үз тавышыңны бирергә тиеш. Тавыш бирүдә бер генә тапкыр катнашырга мөмкин булачак. 2022 елгы төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирү 30 майга кадәр дәвам итәчәк. Аның төп бурычы - торак пунктларны яшәү өчен уңайлырак итү генә түгел, ә иң мөһиме – бу процесска халыкны җәлеп итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International