Мамадышта югары уку йортлары вәкилләре белән очрашулар дәвам итә

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

«Тормыш дәресләре» муниципаль проекты кысаларында югары уку йортлары вәкилләре белән очрашулар дәвам итә. Бүген Красная Горка урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10-11 сыйныф укучылары, Мамадыш шәһәренең 1 нче урта мәктәбе, 2 нче Лицей укучылары Мамадыш шәһәренең 3 нче урта мәктәбе, Мамадыш шәһәренең 4 нче урта мәктәбе укучылары  НГПУ вәкилләре белән очраштылар.

Әлеге уку йорты укытучылары һәм студентлары укучыларга университет, студентлар тормышы турында сөйләделәр. Укучылар педагогларны зур кызыксыну белән тыңладылар, вуз турында презентация һәм видеороликлар карадылар, сораулар бирделәр һәм аларга тулы җаваплар алдылар.

"Мәгариф бүлеге" МКУ методисты Раилә Әхмәтшина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International