Милек салымнары түләүчеләр булып милеккә хокукы булган теләсә кайсы яшьтәге физик затлар таныла. Салым түләүчеләр салым түләү буенча бурычны мөстәкыйль рәвештә үтәргә тиеш.
Ата-аналар (уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр), салым салына торган мөлкәте булган балигъ булмаган балаларның законлы вәкилләре буларак, салым түләү бурычын үтиләр.
Салым буенча бурычларны түләү өчен квитанцияләрне теләсә кайсы салым органында, яки КФҮнең теләсә кайсы бүлегендә алырга мөмкин.