«Соры» хезмәт хакы һәм аның нәтиҗәләре

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

Хәзерге вакытта кешенең булачак пенсиясенең төп нигезе – бу эш бирүченең мәҗбүри пенсия иминияте кертемнәре. Әлеге кертемнәр бары тик эш хакының рәсми фондыннан гына исәпләнелә һәм түләнә.

Килешү төземәгән һәм хезмәт хакын рәсми түгел, ә “конвертта“ түләгән эш бирүче, үзенең хезмәткәрләрен бүгенге көндә социаль гарантияләрдән һәм киләчәктә лаеклы пенсиядән мәхрүм итә, чөнки соры эш хакыннан хезмәткәргә Пенсия фондына кертемнәр исәпләнелми. Хезмәт килешүе төземи генә эшкә алганда, эш бирүче үз өстенә бернинди дә җаваплылык алмый, бу очракта ул эш хакын тулы күләмдә түләмәскә дә мөмкин. Әлеге проблеманы тамырдан юк итү бары тик хезмәткәрләр “конверттагы” хезмәт хакы аларны кызыксындырмавын аңлаган һәм эш бирүчедән үз хокукларын үтәүне таләп иткән очракта гына мөмкин булачак. Эш хакыгызның „төсе” нинди? Бу турыда соңга калмый уйларга һәм тиешле карарга килергә кирәк. „Конверттагы” эш хакы хезмәткәргә дәүләт гарантияләре буенча түләүләрсез яки бөтенләй акчасыз калу белән яный. Моннан тыш, рәсми булмаган түләүләр алучы эшче үзе дә салымнан качучылар категориясенә керә. Хезмәт хакы түләүнең мондый юлларын сайлаган җитәкчеләр үзләре дә административ җаваплылыкка тартыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International