Красная Горка авыл җирлегендә өмәләр башланды. Бүген аларның беренчесе кысаларында халыктан килгән мөрәҗәгатьләр тормышка ашырылды. Красная Горка авылы һәм «Мамадыш " совхозы бистәсенең тукталыш павильоннарында җәмәгать транспорты хәрәкәте җәдвәле язылган стендлар барлыкка килде. Җирле депутат Артем Рыжков ярдәмендә башкарылды бу эш.
Ә Чишмәгә кергән ташу сулары проблемасын авыл җирлегенең башка депутаты хәл итте. Илнар Шәйдуллин моны бу эшне Красная Горка мәктәбе волонтерлары белән берлектә эшләде.
Ике чара да җирлек халыктан кергән кынна интернет-мөрәҗәгатьләр буенча башкарылды. Җирлек башлыгы Валия Гыйззәтуллина виртуаль аудиториянең барлык сорауларын, мәгълүматларын оператив рәвештә үтәде.