Мамадышта өмәләр башланды.

2021 елның 2 апреле, җомга

Бүген иң беренчеләрдән булып тирә-юньне җыештырырга район Башкарма комитеты хезмәткәрләре чыкты. Алар узган елгы чүп-чарны җыештырдылар, калган карны тарттылар. Исегезгә төшерәбез, район территориясендә экологик чаралар 1 апрельдә башланган санитар-экологик икеайлык кысаларында үткәреләчәк. 2 ай эчендә шәһәр урамнарын кыш буена җыелган чүп-чардан һәм пычрактан арындыру, ишегалды территорияләрен, юлларны, биналарның һәм торак йортларның фасадларын, балалар мәйданчыкларын тәртипкә китерү планлаштырыла. Гадәттәгечә, эшләрнең төп өлеше ТКХ хезмәткәрләре көче белән башкарылачак. Әмма ел саен шәһәрне җыештыруда мамадышлылар, шәһәр предприятиеләре һәм оешмаларының хезмәт коллективлары да актив катнаша. Аерым игътибар шәһәр паркларына һәм скверларына, урам буйларындагы яшел зоналарга биреләчәк. Өмәләр районның барлык авыл җирлекләрендә дә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International