1 апрельдә Мамадыш районында территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык старт ала. Экологик чаралар үткәрү турындагы карар бүген имзаланды. 2 ай эчендә шәһәр урамнарын кыш буена җыелган чүп-чардан һәм пычрактан арындыру, ишегалды территорияләрен, юлларны, биналарның һәм торак йортларның фасадларын, балалар мәйданчыкларын тәртипкә китерү планлаштырыла. Гадәттәгечә, эшләрнең төп өлеше ТКХ хезмәткәрләре көче белән башкарылачак. Әмма ел саен шәһәрне җыештыруда мамадышлылар, шәһәр предприятиеләре һәм оешмаларының хезмәт коллективлары да актив катнаша. Аерым игътибар шәһәр паркларына һәм скверларына, урам буйларындагы яшел зоналарга биреләчәк. Өмәләр районның барлык авыл җирлекләрендә дә узачак.