Биектауда 2003-2004 елларда туган яшүсмерләр арасында "Татарстан яшьләре"газетасы призына көрәш буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге тәмамланды. Безнең команда уңышлы чыгыш ясады, гомуми зачетта 3 нче урынны алды. Әмма, 2 нче урынга лаек булган Кукмара төркеменнән аерма 20 балл булды. Беренчелекне Казан шәһәре көрәшчеләре яулады. Безнең призерлар арасында түбәндәге егетләр бар: Ирек Гыйззәтуллин, Айнур Нургалиев, Гадел Мусин. Көрәшчеләрне котлыйбыз, киләчәктә дә спорт җиңүләре телибез!