Олыяз авыл җирлеге башлыгы Илдус Хаев беренчеләрдән булып Кыш бабай ролендә чыгыш ясады. Ул Түбән Кузгунчада яшәүче 16 яшьлек кешенең Яңа ел хыялын башкарды һәм аңа компьютер наушниклары алып килде. Муниципаль «Теләкләр чыршысы» акциясе, мөгаен, шуның белән дә үзенчәлекле, аннан соң могҗизага һәм теләкләрнең тормышка ашуына балалар гына түгел, өлкәннәр дә ышана башлыйлар.
Исегезгә төшерәбез, инвалид балалардан килгән үтенечләр белән открыткалар җаваплы кешеләргә кичә генә таратылды.