Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре буяуларны һәм лакларны ничек дөрес итеп сайларга кирәклеген аңлаталар

2020 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

Без Сезнең белән барыбыз да кулланучылар булып торабыз һәм безгә көн саен теге яки бу товарларны һәм хезмәтләрне сайларга туры килә. Бу тәкъдимнәр күп, дөрес яхшы сыйфатлысын ялгышмыйча сайлап ала белергә генә кирәк. Бүгенге көндә ачык һавада һәм бинада буяу эшләре өчен, металл өслекләр һәм агач материаллар өчен буяуларны ничек дөрес сайларга дигән мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итәчәкбез. Буяуларны сайлаганда нинди мәгълүматка игътибар итәргә кирәк?

Бина эчендә ремонт эшләрен башкару өчен экспертлар ике типтагы буяулар тәкъдим итәләр: алкид (алар майлы, әлифле, тонык, ярымтонык, ялтыравык, эмальле, лаклы була); эмульсион (алар поливинилацетат, акрил, силикат һәм силикон була). Бина эченә сулы нигездәге буяулар яхшы, чөнки алар тиз кибә, иссез, колор кушып, төрле төсләр тудырырга мөмкин. Койма – йортның визит карточкасы. Тимер конструкцияләрне башта грунтовка белән эшкәртеп, махсус эмаль белән буярга кирәк, алар коррозиядән дә саклый, озак вакыт төсен дә югалтмый. Агачка теләсә-нинди буяу бара. Урам якта буяганда җилсез, коры, болытлырак көнне сайларга тырышыгыз.

Бетон яки штукатурланган  өслекне ничек буярга икәнен беләсезме? Иң беренче эш итеп каты чүпрәк яки щетка белән чәчрәгән тамчыларны бетерергә кирәк. Яңа, юеш штукатурда селтеләр күп булырга мөмкин, шуңа эреткеч (растворитель) нигезендәге буяулар куллану киңәш ителми. Органик эреткеч (әйтик, уайтспирит) кушылган буяу белән буярга җыенсагыз – өслекнең башта яхшылап кибүен көтәргә, аннан синтетик грунтовка белән җирлек салырга туры киләчәк. Әгәр дә штукатураланган өслекне беренче генә тапкыр буямыйсыз икән, башта кубып килә торган иске буяуны кырып бетерергә кирәк. Барлыкка килгән кытыршы өслекне кабат тигезләп алырга, шуннан соң кабат җирлек салырга, аннары гына буярга ярый.

Агач өслекне ничек буярга?

Беренчедән, агач өслекләр дә һәрвакыт идеаль булмый. Аларда да еш кына төрле кимчелекләр күрергә мөмкин. Моның сәбәпләре төрле: гөмбәчек, бөҗәкләр, кояш, су. Юешләнгән өслектән башка калганнарын антисептик белән “дәвалап” була. Антисептик – агачның структурасын җимерүче гөмбәчекләргә, микроорганизм һәм бөҗәкләргә каршы тора алучы, аларны агулаучы матдә. Аның юеш өслекләр өчен яраклысы да бар барын, әмма хәтта антисептик белән эшкәртер өчен дә өслек чиста һәм тигез булырга тиеш, ягъни иске буяуны кырып төшерү зарур. Ә гомумән алганда, агач өслекләрне буяуның ике юлы бар. Беренче очракта, алкидлы буяу сайлыйлар (ул агач структурасын тулысынча буйый), икенчесендә пропитка кулланыла (болары агачның структурасын саклаучы үтә күренмәле матдә). Алкидлы буяу белән агач өслекне ике, ә пропитка белән өч кат буярга кирәк. Әгәр дә агач тактаны беренче генә тапкыр буйыйсыз икән, икенче ысулны куллану яхшырак. Моның өчен лессирлаучы буяу да бара. Әмма бөтен буяуларның да бер-берсенә туры килмәвен дә истә тотарга кирәк.

Бетон плитәләрне нинди буяу белән буярга?

Бетон плитәләр тишекле була, шуңа аларны сулы-эмульсияле буяулар белән буяу яхшы: алар дымга буяу аркылы парга әйләнергә мөмкинлек бирә. Андый плитәләрне саклаганда, җирдә ята торган очракта, материалның дымланачагын истә тотарга кирәк. Цементтан ясалган һәм асбесттан ясалган плитәләрдә селте күп, әгәр өслек коры булса, эмульсияле буяу аларны яхшы каплый. Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре шулай ук РФ Хөкүмәтенең "Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен раслау турында» 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган формадагы, габарит, фасон, чәчәк ату яки комплектация күләмендәге, тиешле сыйфаттагы, башка төрдәге азык - төлек булмаган товарлар исемлеге нигезендә көнкүреш химиясе, пестицидлар һәм агрохимикатлар алмаштырылмый һәм кире кайтарылмый , дип хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International