Быел Мамадышта май бәйрәмнәре салют һәм гелий шарларсыз узачак

2024 елның 27 апреле, шимбә

Май бәйрәмнәре быел салютсыз узачак. Аларны Мамадышта 1 майда да, Җиңү көнендә дә оештырмаячаклар. Бөтен Татарстан буенча мондый карар иминлек саклау максатларында кабул ителде. Үлемсез полкның йөреше дә булмаячак. Ул онлайн форматта узачак. Шундый ук ниятләр белән гелий шарларын куллануны да тыела быел - ул бәйрәм чараларын оештыручыларга да, аларгабәйрәмгә килгән халыкка да кагыла. 

Район башлыгы Анатолий Иванов бәйрәмнәрне югары дәрәҗәдә уздырырга, акциянең истәлекле даталарын, шул исәптән ветераннар йортлары алдында концертлароештырырга кушты. Ул үзе ​кайбер ветераннар янына шәхсән килергә барырга планлаштыра.

Концерт программасы 1 майда район Мәдәният йорты каршындагы мәйданда, 9 майда "Яшьлек" скверында узачак. Сүз уңаеннан, соңгысына Валерий Ющенконы чакыру планлаштырыла.

Киләсе бәйрәмнәр белән, хөрмәтле укучыларыбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International