Мамадышлылар дәүләт программасы шартларында йортны отышлы итеп төзи алалар

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

Үз йортың, үз фатирың булу – зур бәхет.   Элекке заманалар – эшләгән хезмәт урыныннан, күпмедер вакыт  фатир чиратында торганнан соң, бушлай тораклы булган чор күптән үтте. Хәзер үз почмагыңны булдырасың килсә, ипотека турында уйларга туры килә.

Сер түгел, соңгы елларда авыл җиреннән шәһәргә күчеп килүчеләр саны кискен артты.  Бигрәк тә яшьләр шәһәр ягына тартыла. Укып, диплом алган яшь белгечләр дә кире туган районнарына эшкә кайтырга ашкынып тормый. Шуңа күрә гражданнарны авыл  җиренә җәлеп итү максатыннан “Авыл ипотекасы” эшли башлады.

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында мамадышлыларга авыл ипотекасы еллык 2,73% тан 3% ка кадәр бирелә.

Ипотеканы авыл җирендә һәм кече шәһәрләрдә торак төзү өчен кулланырга мөмкин.

Процент ставкасы кредит: нче 2,7% кадәр 3% еллык.

Кредит бирү вакыты: 25 елга кадәр.

Кредит суммасы: 100 меңнән 3 млн. сумга кадәр.

Программа шартлары:

- Мамадыш районы территориясендә, шул исәптән Мамадыш шәһәрендә торак төзелеше

- беренчел взнос-торак бәясенең 10% ы

Яшь чикләүләре: 21 яшьтән 65 яшькә кадәр.

Кредит кулланырга мөмкин:

- милектәге җир участогында торак йорт төзү яки төзү эшләрен тәмамлау.

Мамадыш районы буенча хәзерге вакытта 20 гариза хупланды.

Шул исәптән:

- кредит алып, 4 гаилә торак сатып алды

- өч гаиләнең торак сатып алуга кредит шартнамәсен рәсмиләштерү тәмамлау стадиясендә

- 2 гаиләнең документлары торак йорт төзү өчен кредит килешүен рәсмиләштерүне тәмамлау стадиясендә.

Программа турында тулырак мәгълүматны район халкы 3-31-30 телефоны аша белә ала

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International