Мамадыш КФҮ килүчеләрне бары тик алдан язылу буенча гына кабул итә

2020 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Вирус инфекцияләре таралуны киметү максатында, Татарстан КФҮ 13 апрельдән килүчеләрне бары тик алдан язылу буенча гына кабул итә. Документларны тапшыру яки әзерләрен алу өчен дә кабул итүгә алдан язылып куярга кирәк. Моны ТР Дәүләт хезмәтләре Порталында, шулай ук КФҮ колл-үзәгендә 8(843) 222-06-20 телефоны буенча эшләргә мөмкин. 13 апрельдән гадәти график буенча: дүшәмбе-җомга 8: 00 дән 20: 00 гә кадәр, шимбә көнне 8: 00 дән 17: 00 гә кадәр.Сайланган көнне КФҮгә билгеләнгән вакыттан  10 минут алдан һәм 10 минуттан да соңга калмыйча килергә һәм алдан язылу кодын күрсәтергә киңәш ителә. Шул ук вакытта КФҮкә хезмәт сорап нәкъ менә кабул итүгә алдан язылган кеше мөрәҗәгать итәргә тиеш.

Эпидемиологик хәл тотрыклыланганчы КФҮләрдә электрон рәвештә алырга мөмкин булган хезмәтләр күрсәтелмәячәк. Аларга түбәндәгеләр керә:

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәтләре – иске үрнәктәге чит ил паспортын, машина йөртү таныклыгын рәсмиләштерү, хөкем ителмәү турында белешмә, наркотик чаралар кулланган өчен административ җаваплылыкка тарту турында белешмә бирү.

Пенсия фонды хезмәтләре. Алар арасыннан хәзер КФҮтә СНИЛС алырга, пенсия бирү, илтеп бирү, пенсия тупланмаларын инвестицияләү өчен генә гариза  бирергә мөмкин.

Тулысынча түбәндәге хезмәтләр  күрсәтелми:

Федераль салым хезмәте хезмәтләре

Социаль иминият фонды хезмәтләре

Суд приставлары федераль хезмәте идарәсе хезмәтләре

Росимущество Хезмәтләре

БТИ хезмәтләре

Роспотребнадзор хезмәтләре

ЗАГС хезмәтләре

Бизнес өчен хезмәтләр ("МСП" Корпорациясе»)

Шулай ук КФҮтә ауга рөхсәтләр бирү һәм үзмәшгульлек сыйфатында теркәү башкарылмаячак.

Үз-үзеңне изоляцияләү чорында КФҮЛӘРГӘ тоткарлыксыз бару өчен рөхсәт алырга кирәк. 13 апрельдә цифрлы пропусклар системасында яңа максат – КФҮ офисларында булу барлыкка килде.

КФҮ ДБУНЕҢ МАМАДЫШ ФИЛИАЛЫ ТЕЛЕФОНЫ-885563 -3-35-55

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International