Диалог - ул мөһим!

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

3 март көнне «Мамадыш ТВ» телеканалының туры эфирында «Районга йөз белән»программасы булачак. Берничә сәгать дәвамында район башлыгы Анатолий Иванов алдан әзерләнгән һәм онлайн режимында бирелгән сорауларга җавап бирәчәк. 3-17-65, 3-15-01 телефоннары аша проблемалар турында сөйләргә, теләкләр белән мөрәҗәгать итәргә, теге яки бу сораулар буенча үз фикереңне белдерергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, район җитәкчелегенең халык белән аралашуының мондый формасы - традицион. Узган ел Анатолий Иванов 130 дан артык сорауга җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International