ЮХИДИ идарәсе юлда буран һәм томан вакытында сак булырга киңәш итә.

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләргә һава шартлары начарайган вакытта сак булырга кирәклеген искәртте.

Синоптиклар фаразлавынча, бүген республикада томан төшәргә, буран чыгарга, җилнең тизлеге көчәйгән вакытта секундына 22 метрга кадәр җитәргә, юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләрне юлларда игътибарлы булырга, имин тизлекне саклап хәрәкәт итәргә, куркыныч маневрлар ясамаска, иминлек каешын эләктерергә чакыра.

Җәяүлеләргә исә юл аркылы моның өчен махсус билгеләнгән урыннардан, машина йөртүчеләр үзен үткәреп җибәрүләренә инангач кына чыгарга, шулай ук яктылыкны кире кайтара торган элементлар кулланырга тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International