Мамадыш урманчылары тәрбиягә бала алган гаиләдә тәрбияләнүче кызга компьютер бүләк иттеләр

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

«Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе кысаларында «Мамадыш урманчылыгы» ДКУ һәм «Мамадыш урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре Мазиловлар гаиләсендә тәрбияләнүче Алинә Мингалиеваның хыялын тормышка ашырдылар . Аңа компьютер бүләк иттеләр.

-Безнең йортта ноутбук ватылды, шуңа күрә бүләк бик вакытлы туры килде. Аны сатып алыр алдыннан безгә шалтыраттылар һәм безгә нәрсә кирәк дип кызыксындылар - балалар күп, техника сыйфатлы булырга тиеш. Хәзер компьютер янынаи расписание буенча җыелабыз - кемгәдер дәресләр ясарга кирәк, кечеләре уйнарга тели. Без коллективларга гаиләбезгә игътибарлары өчен бик рәхмәтле, - дип сөйли күп балалы әни Любовь Мазилова.

Исегезгә төшерәбез, Мазиловлар барлыгы 14 баланы - үзләренекен һәм тәрбиягә алынган балаларны тәрбиялиләр.  Бүгенге көндә Мамадыш районының 120 предприятие һәм оешмасы "Теләкләр чыршысы" хәйрия акциясендә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International