Мамадыш районы ГХАТ бүлеге тиздән әни булырга әзерләнүче хатын-кызлар белән очрашу үткәрде.

2020 елның 14 феврале, җомга

2020 нче елның 13 нче февралендә Мамадыш районы ГХАТ бүлеге тиздән әни булырга әзерләнүче хатын-кызлар белән очрашу үткәрде. Очрашу район үзәк хастаханәсенең актлар залында үтте. Очрашуга җирле социаль яклау бүлеге хезмәткәре һәм психологы, табиб акушер-гинекологлар катнашты.

ГХАТ бүлеге мөдире бала туганнан соң кайчан, кайдан һәм нинди документлар нигезендә туу турында таныклык алуын сөйләде, сорауларга җавап бирде. Булачак әниләргә мәгълүмати буклетлар тапшырылды.

Җирле социаль яклау бүлеге хезмәткәре балалы гаиләләргә ярдәм итү өлкәсендә кертелгән яңалыкларны җентекләп аңлатты, психолог тест форматында бирем өләште.

Барлык катнашучылар әлеге очрашуның кирәклеген искәрттеләр. Киләсе очрашуны бер айдан үткәрү кирәклеген ассызыкланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International