Мамадыш район үзәк хастаханәсендә 2019 елгы эшчәнлеккә йомгак ясалды.

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

Мамадыш үзәк район хастаханәсендә 2019 елда «Мамадыш үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе эше нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлары турында» йомгаклау медицина советы булды, анда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмира Абашева катнашты. Шулай ук конференция эшендә Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов та  катнашты.

2019 елда сәламәтлек саклау учреждениеләре эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында Мамадыш үзәк район хастаханәсенең баш табибы Дамир Хаҗиев доклад ясады. Үзенең чыгышында ул рейтинг күрсәткечләрен анализлады, эшчәнлекне оештыруда актуаль мәсьәләләр турында сөйләде, беренчел звеноны модернизацияләү буенча Президент программасы ярдәмендә Зур Шыя авылында ФАП төзелде, дип билгеләп үтте.

Поликлиниканың балалар һәм диагностика бүлегенә капиталь ремонт ясалды. 2019 елның февралендә эндоскопия бүлеге ачылды. Узган елда «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» бөтенроссия конкурсында «Көндезге стационар шартларында катаракталы пациентларга офтальмологик ярдәм» һәм «Өлкән халыкка стационар-амбулатор эндоскопик ярдәм оештыру» номинациясендә җиңү зур вакыйга булды.

Сәламәтлек саклауны алга таба реформалаштыру, госпитализацияләүгә кадәрле  этапта профилактик һәм дәвалау ярдәме күләмнәрен киңәйтеп, сәламәтлек саклауның беренчел звеносының нәтиҗәлелеген арттыруны күздә тота. Көндезге стационарлар челтәрен үстерү эшен дәвам итү шундый мөмкинлекләрнең берсе булып тора. Учреждение эшчәнлегенең статистик күрсәткечләренә җентекләбрәк тукталганнан соң, районда да, тулаем илдә дә демографик вәзгыять яхшы түгел, дип билгеләп үтте. Үлем туучылар саныннан артып китә. Халык үлеменә китергән сәбәпләр арасында йөрәк-кан тамырлары, шулай ук онкология авырулары алда бара. Медицина хезмәткәрләре алдында Анатолий Иванов чыгыш ясады, ул шәһәрдә халыкны сәламәтләндерү һәм спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар тудырылган, яшь медицина хезмәткәрләренә ярдәм итү, медицина җиһазларын яңарту буенча булган сораулар, торак мәсьәләсе хәл ителә, дип билгеләп үтте ул үзенең чыгышында.

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмира Абашева үзенең чыгышында учреждение коллективы эшчәнлегенә бәя бирде, беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәткәндә илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда, авыруларны ачыклауда халыкны диспансерлаштыруның ролен һәм  өстенлекле юнәлешләрен билгеләде.

Татарстанда сәламәтлек саклауны үстерүнең югарыда бәян ителгән һәм алга таба үсеш стратегиясеннән чыгып, 2020 елга түбәндәге өстенлекле юнәлешләр билгеләнде:

1.Профилактика һәм вакытында диагностика ясау юлы белән онкологик авырулардан үлүчеләр санын киметү. Диагнозны тулысынча верификацияләү аша үзәк район хастаханәсе шартларында диагностика методикаларын киңрәк кертү.

2. Халык арасында йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау буенча эшне көчәйтү.Медикаментоз терапия бирүне арттыру.

3. Кискен коронар синдромы вакытында соң мөрәҗәгать итүне профилактикалау.

4. Медицина ярдәмен оештыру процессларын камилләштерү, «Сакчыл поликлиника» системасын гамәлгә кертү

5. Росздравнадзор киңәшләре буенча сертификация.

6. Медицина ярдәменең сыйфатын һәм халыкның канәгатьлелеген арттыру

7. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен халыкка шартлар тудыру, мөмкинлекләрен һәм мотивациясен булдыру;

8. Киләчәктә дә цифрлы мәгълүмати технологияләрне гамәлгә кертү;

Сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләрее өчен  түбәндәгеләрне бүләкләделәр:

1. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

Мөбарәкҗанова Ландыш Камил кызы -  баш табибның урынбасары;

 Ситдыйкова Венера Маславиевна - хезмәтне саклау буенча белгеч;

Волкова Аделина Николаевна - участок табиб-педиатрының  шәфкать туташы;

Степанова Гөлбикә Шамсат кызы - участок табиб-педиатрының  шәфкать туташы;

Әскәрова Әлфия Марат кызы - Таканыш табиб амбулаториясенең медицина лабораториясе техник хезмәткәре;

Хөснуллина Әлфия Рифкать кызы - Тәкәнеш табиб амбулаториясенең шәфкать туташы;

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хаты белән:

Ибраһимов Венер Галимҗан улы - табиб-стоматолог-терапевт;

Ярутина Зинаида Витальевна - гомуми практика табибының шәфкать туташы;

Мамадыш муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән:

Чиркова Надежда Николаевна - поликлиниканың педиатрия бүлеге туберкулез кабинеты шәфкать туташы;

Шәрипова Сания Исмәгыйль кызы -  Шәдче табиб амбулаториясенең медицина лабораториясе технигы;

4. Мамадыш муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән:

Тарасова Алсу Габделхәй кызы - хатын-кызлар консультациясе табиб-акушер-гинекологы;

Гарифуллина Гөлгенә Мансуровна - кардиология бүлегенең палата шәфкать туташы;

Рябова Ольга Николаевна - медицина шәфкать туташы - реаниматология һәм интенсив терапия анестезиологиясе бүлеге анестезисты;

5. Мамадыш үзәк район хастаханәсенең Мактау грамотасы белән:

Трубникова Вера Александровна - ЭВМ операторы;

 Нагаев Евгений Владимирович - санитария автомобиле йөртүче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International