“Татарстан чаңгы юллары -2020 " 5000 нән артык мамадышлыны берләштерде.

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

Мамадышта "Татарстан чаңгы юллары -2020" республика массакүләм чаңгы ярышлары узды. Быел спорт чарасы Татарстан АССР төзелүгә 100 ел һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Йөгерешләр шәһәрнең өч мәйданчыгында старт алды. Акциягә барлыгы 5853 мамадышлы кушылды. Анда балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, укучылар, хезмәт коллективлары һәм актив яшәү рәвешен яратучылар катнашты. Җиңүчеләр грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде. ​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International