Мамадыш муниципаль районында тәрбиягә бала алган ата-аналар һәм опекуннарның чираттагы җыелышы муниципалитет бинасында узды.

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

Мамадыш муниципаль районында тәрбиягә бала алган ата-аналар һәм опекуннарның чираттагы җыелышы муниципалитет бинасында узды. Киңәшмәне Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек секторы мөдире Айгөл Велиева үткәрде. Анда опека һәм попечительлек секторының бала хокукларын саклау буенча әйдәп баручы белгече Альбина Петрова, «Мамадыш интернат-мәктәбе» ДББУ педагог-психологы Миләүшә Идрисова, «Хыял» ДПКБУНЕҢ балалар белән эшләү буенча белгече Ләйсән Кашапова катнашты.

Киңәшмә кысаларында ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның җәйге ялын оештыру, балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү, яшүсмерләр арасында суицидаль тәртипне профилактикалау, ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны диспансерлаштыру турында, закон буенча үз карамагындагы балаларны исәпкә алу тәртибе, аларның торак урыннары белән тәэмин итү өчен опекага алынган затларны исәпкә кую тәртибе турында, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һ. б. мәсьәләләр каралды.

Тәрбиягә бала алган ата-аналар һәм опекуннар килгән белгечләргә сораулар бирә һәм тулы җаваплар ала алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International