Тәкәнеш мәктәбеннән яшь активист Самирә Рәхимова Казан Кремлендә узган балачак фестивалендә Татарстан Рәисенә проект тәкъдим итте.
Казан Кремлендә узган «Татарстанда җәй» балачак фестивале кысаларында Тәкәнеш урта мәктәбе укучысы, Тәкәнеш мәктәбенең Алдынгылар хәрәкәте советы рәисе, волонтер һәм активистка Самирә Рәхимова Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршында «Игелек мәктәбе» проектын тәкъдир итте.
Проект кысаларында балалар армия өчен коры душ, тактик беләзекләр, «Җиңү чәйләре» әзерлиләр, шулай ук теләге булган һәркем өчен мастер-класслар үткәрәләр.
Безнең яшь активистка һәм аның командасы белән горурланабыз! Мондый проектлар-ихлас кайгырту һәм игелек үрнәге.