Бүген Татарстанда җәй " Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов "Татарстанда җәй" проектына старт бирде

2026 елның 1 июне, дүшәмбе

         Бүген Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов "Татарстанда җәй" проектына старт бирде.

           Мамадышның үзәк мәйданында Балаларны яклау көненә багышланган күңелле чара узды. Ул «Татарстанда җәй» проектын ачып җибәрүче беренче чара булды. 

       Мамадышта балаларны бай программа көтә иде: иҗади мастер-класслар, хәрәкәтчән уеннар һәм мавыктыргыч квестлар. Үзәк мәйдан балаларның шатлыклы авазлары белән тулып торды. Күңеллле музыка яяңгырады. 

      Leto.tatar сайтына керегез.Мамадыш районын сайлагыз, афиша белән танышыгыз һәм күңелгә ятышлы чараны табыгыз, катнашыгыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International